Атнинский

Атнинский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Расположен на северо-западе Республики Татарстан, граничит с Арским и Высокогорским районами РТ и Моркинским районом Республики Марий Эл. Территория района составляет 681,4 кв.км. Население района составляет 13295 человек.

Суслонгер онытылмый

Корпункт: 

Суслонгер. Бу сүзне күрсәң дә, ишетсәң дә, ниндидер сагышлы хисләр кичерә башлыйсың. Сиксән елдан артык вакыт үткән вакыйгаларга кире кайтасың, дулкынланасың, шул елларда өйрәнү (учебный) лагерендә газаплы тормыштан якты дөнья белән саубуллашкан якташларыбызны искә төшерәсең. Былтыр беренче тапкыр булдык без бу лагерьда. Күлле Киме авыл җирлеге җитәкчесе Хәмит Гәрәев белән барган идек. Элеккеге лагерьның керү уңаенда күп кенә районнарның һәйкәлләрен күрдек, алар арасында безнең районныкы юк иде.

"Бөек Җиңү юлы буйлап..."

Корпункт: 

Казаннан без, бер төркем ветераннар һәм “Юнармия” хәрәкәте яшьләре, су юлы буйлап 11 майдан 21 майга кадәр Мәскәүгә сәяхәткә киттек. Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына багышланган, өлкән һәм яшь буынны берләштергән бу сәфәр Татарстан республикасы рәисе һәм ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан оештырылды.

Әтнәдә "Хәтер шәме" акциясе

Корпункт: 

22 июнь – Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе — Бөек Ватан сугышы башланган көн.

«Көндәлек» спектаклен карагач...

Корпункт: 

Гөлүсә Батталованың “Көндәлек” исемле пьесасы буенча спектакль премьерасы Әтнәдә куелды. Спектакльдә Бөек Ватан сугышы вакыты тасвирлана. "Көндәлек"не карагач... “Гөлүсә Батталованы әле “Госманова” фамилиясен йөрткән вакытыннан ук беләм. “Әтнә таңы” битләрендә аның язмаларын язу стиленнән үк танырга өйрәнгән идем. Язган шигырьләрен, проза әсәрләрен бик яратып укыйм. Иҗатына булган мөнәсәбәтемне ул үзе дә бик яхшы белә.

Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына багышланган «Герой булу» Республика патриотик форумында Әтнә районы укучылары катнашты

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына багышланган «Герой булу» Республика патриотик форумында Бәрәскә урта гомуми белем мәктәбеннән Сибагатуллин Искандәр, Сагдиев Ильяс, Олы Мәңгәр төп гомуми белем мәктәбеннән Филатов Айбулат һәм Бәрәскә урта гомуми белем мәктәбе тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Багавиева Зәлинә Маратовналар катнашты. Форум тантаналы рәвештә РФ һәм РТ гимны белән башланып китте, махсус хәрби операциядә катнашучылар, Әфганстан сугышы ветераннары белән очрашулар булды.

“Җиңү язы” килде

Корпункт: 

Әтнә районы мәктәпләре укучылары өчен Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан районыбыз китапханәчеләре Әтнә районының сугыш чорындагы тормышын чагылдырган “Җиңү язы” дип исемләнгән патриотик кичә үткәрделәр. Чарада китапханәчеләр башкаруында күңелгә үтеп керерлек шигырьләр һәм проза әсәрләреннән өзекләр, патриотик җырлар яңгырады, хәрби тематикага биюләр башкарылды. Театральләштерелгән күренеш тамашачыларны сугыш елларына кайтарган кебек булды.

Без күргәнне беркем күрмәсен

Корпункт: 

Бәхтияр авылында Илдар һәм Сәвия Сафиуллиннар тәрбиясендә гомер кичерүче Флера Нигъмәтҗан кызына Бөек Җиңү бәйрәме көннәрендә 95 яшь тулды.

Сугыш чоры баласы Шәмсенур Садыкова 90 яшьлек юбилеен каршылады

Корпункт: 

Балачагы сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән, яшьлеге урман кисү кебек авыр хезмәт белән үткән Шәмсенур апа тумышы белән Арча районы Иске Кишет авылыннан. Хәер, ул туып-үскән чорларда да, хәзер дә Әтнә белән тыгыз бәйләнештә була инде ул авыллар. Колхозлары гына аерым булгандыр. Иске Кишеттән Иске Мәңгәргә килен булып төшкән Шәмсенурның да хезмәт сөючәнлеген бик тиз күреп алалар. Башкалар кебек үк, хезмәттә дә сынатмый ул, гаиләсен дә алып бара.

"Сагындыра туган яклар..." (Якташыбыз Муллахаҗи Закировка 101 яшь тула)

Корпункт: 

Чабаксар хакимияте пресс-хезмәте хәбәр итүенчә, бу шәһәрдә яшәүче якташыбыз Муллахаҗи Закировка тиздән 101 яшь тула. Аның белән абыйсының кызы – Әлфия ханым Закирова-Галиәхмәтова һәм бертуганының оныгы Рәфыйк улы Рәис аша таныштык.