Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Азалак мәктәбендә "Сугыш урлаган балачак" исемле чара үтте

Азалак мәктәбендә "Сугыш урлаган балачак" исемле чара үтте

Корпункт: 
Сармановский

Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә тыл ветераннарына тантаналы рәвештә “1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүгә – 75 ел” юбилей медален  тапшыру булды.  Анда Башкарма комитеты  җитәкчесенең беренче урынбасары Галимова Гөлнара Әзһәт кызы катнашты. Ул ветераннарга үзенең җылы сүзләрен җиткерде, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән бәйрәм күчтәнәчләре дә бирде. Мәктәп укучылары “Сугыш урлаган балачак” исемле чара  күрсәттеләр. Ветераннар һәм килгән кунаклар,  бик канәгать булып, бәйрәмне чәй өстәле артында дәвам иттеләр.

Опубликовано 10 March, 2020 - 13:06 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 10/03/2020 - 13:06):https://tatfrontu.ru/tt/news/azalak-mktbend-sugysh-urlagan-balachak-isemle-chara-utte