Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Баш иябез Сезнең алда! (Бүгенге көндә Әтнә районының бердәнбер исән калган Бөек Ватан сугышы ветераны Бәдигова Мөршидә Гарифҗан кызын котлап).

Баш иябез Сезнең алда! (Бүгенге көндә Әтнә районының бердәнбер исән калган Бөек Ватан сугышы ветераны Бәдигова Мөршидә Гарифҗан кызын котлап).

Корпункт: 
Атнинский

 Олы Бәрәзә авылыннан Мөршидә апа Бәдигова сугышка киткәнче үк, радио станция элемтәчесе булырга укый. Вазыйфасы – разведчиклар алып кайткан мәгълүматны, шифрлар аша элемтәчеләргә тапшыру була. Ә алары морзе әлифбасы аша тиешле урынга хәбәр җибәрәләр. Биредә төп таләп – төгәллек була.

Мөршидә апа истәлекләреннән:

«Бервакыт радиодулкын артыннан барып, фашистлар территориясенә кердек, вакытында кире чыгып өлгердек»... Аеруча авыр истәлекләре Белоруссия җирләре белән бәйле аның. «Фашистлар чигенгәндә үзләре артыннан коры җир калдырганнар. Сарайларда тереләй яндырылган кешеләр, коеларда агуланган су»...

Берлинга барып җиткәнче яралана ул. Аркасына снаряд кыйпылчыгы эләгә....

Берлин эчендә дә сугышлар бик каты була. Безнең элемтәчеләр шәһәр кырыенда радиодулкын көйлиләр, шунда хәбәр килә: «Берлин – безнеке!» Моннан соң аларның радиостанциясеннән дә бөтен СССРга шушы ук кыска хәбәр тарала.

Берлинга кадәр барып җитә ул.

Бүгенге көндә Биектау районында кызларының кадер-хөрмәтендә гомер кичерә.

 

Опубликовано 12 May, 2022 - 14:03 пользователем Мухаметзянова А...

Source URL (modified on 12/05/2022 - 14:41):https://tatfrontu.ru/tt/news/bash-iyabez-seznen-alda-bugenge-kond-tn-rayonynyn-berdnber-isn-kalgan-boek-vatan-sugyshy