Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Баулыда шагыйрь Муса Җәлилне искә алдылар

Баулыда шагыйрь Муса Җәлилне искә алдылар

Корпункт: 
Бавлинский

Чарага 3нче санлы мәктәпнең 10нчы сыйныф укучылары килделәр.  Китапханәчеләр Зөһрә Мингалиева һәм Рәмзия Шәрипҗанова  язучының тормыш юлы, сугышчан батырлыклары хакында укучыларга сөйләп үттеләр. Китапханәнең әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире Гөлия Шәмсетдинова язучының  моабит дәфтәрләре, аларның язылу тарихы, сакланып калу истәлекләре белән таныштырды.

- Без Муса Җәлил иҗаты белән кечкенә сыйныфлардан ук таныш. Мондый чаралар әдип иҗатын тирәнрәк үзләштерергә мөмкинлек бирә. Миңа аның соңгы елларда гына бастырылган моабит дәфтәрләре үрнәге, үз куллары белән язылган кулъязмаларыннан төзелгән китаплары бик ошады. Моңа кадәр күргәнем юк иде әле, - ди 10 нчы сыйныф укучысы  Айгөл Идрисова.

Чара барышында Муса Җәлилнең төрле елларда язылган шигырьләрен Әдилә Сабитова, Алсу Саттарова, Илназ Кутуев укыдылар.

Опубликовано 13 February, 2016 - 19:09 пользователем Мидхатов Ильхам...

Source URL (modified on 13/02/2016 - 19:09):https://tatfrontu.ru/tt/news/baulyda-shagyyr-musa-zhlilne-isk-aldylar