Баулы районы

Бавлинский муниципальный район Республики Татарстан

Бавлинский район (тат. Баулы районы) — муниципальное образование (муниципальный район) на юго-востоке Татарстана.

«Кара диңгез солдатлары»

Корпункт: 

20 февраль, көнне Баулы үзәк китапханәсенең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә журналист, Бөек Ватан сугышы ветераны, Зөфәр ага Абдуллиның “Кара диңгез солдатлары” исемле китабын тәкдим итү кичәсе узды. Авторның иҗат җимеше 2017 елда кызы Фәридә Абдуллинаның зур тырышлыгы белән дөнья күрде. Китапта авторның 15 новелладан торган «Кара диңгез солдатлары» дигән повесте һәм төрле елларда язылган шигырьләре кергән.

Баулы ветеранын юбилее белән котладылар.

Корпункт: 

Бүген тыл һәм хезмәт ветераны Мөхәммәтгали Нәбиев үзенең 90 яшен билгеләп үтә. Аны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, “Баулынефть” идарәсенең ветераннар советы рәисе Чулпан Фәткуллин котладылар. Юбиляр Мөхәммәтгали Нәбиев, аның тормыш иптәше Хәтирә апа һәм балалары кунакларны сөенеп каршы алдылар. Ветеранга ил башлыгының котлау открыткасы, истәлекле бүләкләр һәм юбиляр эшләп лаеклы ялга чыккан оешмадан акчалата бүләк тапшырылды.

Баулыда яшәүче 90 яшьлек Шәмсия апа 100 яшьлек юбилеена чакырып калды

Корпункт: 

Баулы шәһәрендә гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны, фронтовикның тол хатыны Шәмсия Шагали кызы Гәрәева 90 яшен билгеләп үтте. Аны тәбрик итәргә район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина өенә бардылар. – Шәмсия апа, без сиңа Россия президенты Владимир Путинның котлау хатын китердек. Күзлек кисәгез бәлки үзегез дә укый алыр идегез, – диде бераз шаяртып Ринат Хәмидуллин.

Буген 7 май көнне Исергэп hәм Яңа Баулы авылында Бөек җиңунең 71 еллыгына багышланган митинг булып узды

Корпункт: 

Буген 7 май көнне Исергэп hәм Яңа Баулы авылында Бөек җиңунең 71 еллыгына багышланган митинг булып узды . Бу олы бәйрәмдә авылыбыздагы сугыш hәм тыл ветераннары,сугыш чоры балалары катнашты. Бәйрәм азагында ветераннарыбызга чәй табыны янында мәдәният хезмәткәрләре башкаруында концерт куелды. Җирле узидарә рәисе А.А.Әглиуллин тарафыннан оештырылган зур бәйрәмгә ярдәм курсәткәннәре әчен мәктэп коллективына , депутатлар Арутюнян Ашотка hәм Бакиров Данияр Ленар улына шәхси эшмэкэр Зарипова Гузәлиягә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

"Батыр йөрәкле герой шагыйрь"

Корпункт: 

13 нче февраль көнне, Томбарлы авыл китапханәсендә герой шагыйрь - М.Җәлилнең тууына 110 ел уңаеннан "Батыр йөрәкле герой шагыйрь" дип исемләнгән әдәби дәрес уздырылды.Чарада 7 сыйныф укучылары катнашты.

13 февраля в Татарско – Кандызской сельской библиотеке прошел КВН, посвященный 110 – летию со дня рождения поэта, Героя Советского Союза Мусы Джалиля.

Корпункт: 

13 февраль көнне Татар Кандызы авыл китапханәсендә герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 – ел тулу уңаеннан аның иҗатына багышланган бәйге (К В Н ) уздырылды. Кичәдә укучылар Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, аның шигырьләрен тыңладылар. Укучылар үзләре дә өйрәнеп килгән шигырьләрен сөйләделәр. Викторина сорауларына да бик дөрес җаваплар бирделәр. Һәр командадан берәр укучы күзләрен бәйләп “Карак песи” , “Куян”, “Кызыл ромашка” рәсемнәрен ясадылар.

Баулыда шагыйрь Муса Җәлилне искә алдылар

Корпункт: 

Чарага 3нче санлы мәктәпнең 10нчы сыйныф укучылары килделәр. Китапханәчеләр Зөһрә Мингалиева һәм Рәмзия Шәрипҗанова язучының тормыш юлы, сугышчан батырлыклары хакында укучыларга сөйләп үттеләр. Китапханәнең әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире Гөлия Шәмсетдинова язучының моабит дәфтәрләре, аларның язылу тарихы, сакланып калу истәлекләре белән таныштырды.

95-яшьлек Маргия Самикова искиткеч хәтере белән сокландырды

Корпункт: 

– Мин сезне танымыйм, – дип гаҗәпләнде Маргия апа үзен тәбрикләргә килгән Яңа Чүте мәктәбе директоры Хаким Хисамиев аның белән күрешкәч. Баксаң, Маргия апаның хәтере яшьләрнекеннә дә шәбрәк икән. Укучыларын ул бик яхшы хәтерли. Чүте мәктәбендә 10 ел хезмәт куйган ул. Салих мәктәбендә дә укыткан. Хаким Хисамиев исә ул эшләгән елларда укымаган, шуңа мөгәллимә апа аны танымаган.