Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Бәхетле картлык иясе

Бәхетле картлык иясе

Корпункт: 
Атнинский

Әтнә районы  Олы Әтнә авылында гомер кичерүче Мәрзыя әби Сабирова үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп узды.

Мәрзыя әби тумышы белән Олы Әтнәнеке. Биредә 7 сыйныф белем алган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, әртилгә эшкә килгән. Ул чак­ларда Әтнә әртилендә шәллләргә кадәр бәйләгәннәр. Мәрзыя әби дә башта шәл­ләр бәйләгән, соңрак тегү эшенә керешеп киткән. Кызның бу эшкә сәләтен күреп, аны Казанга, тегүчелек эшенә өйрәтүче бер еллык курс­ларга җибәргәннәр. Әнә шунда алган белем-күнекмәләре Мәрзыя әбигә гомер буе тегү эше белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Лаек­лы ялга чыкканчы тегү тегә ул.
Тормыш иптәше Равил Сабиров та Әтнәнеке була, тракторчы булып эшли. Иңне-иңгә куеп 40 ел гомер кичерәләр алар. Дүрт балага тормыш бүләк итәләр – әмма бер уллары сабый чакта вафат була. Бүгенге көндә ике улы, бер кызы исән-сау Мәрзыя әбинең, Ул үзе кызы Мөршидә белән гомер кичерә. Зур, матур, якты йортларында икәү, үзләре әйтмешли, “рәхәтләнеп яшәп яталар”. Юбиляр өч тап­кыр инсульт кичергән булса да, күз тимәсен, үз аягында йөри. Кызына зур иптәш, уллары-киленнәренә,  оныклары-онык­чыкларына хөрмәтле кеше ул. Һәркайсы өчен бик якын. Киләчәк көннәре дә шулай кадер-хөрмәттә, якыннары җылысын тоеп, сәламәтлек белән узса иде.

Опубликовано 19 December, 2019 - 11:37 пользователем Мухаметзянова А...

Source URL (modified on 19/12/2019 - 11:37):https://tatfrontu.ru/tt/news/bhetle-kartlyk-iyase