Әбием сөйләгәннәрдән: Сугыш безне тол, ә балаларыбызны ятим итте.
Мин, Гатауллина Мөнәвәрә, Беренчемай районы ( Хәзерге Әлмәт районы) Елховой авылында туганмын.Кияүгә чыгып, тормыш иптәшем, Гатауллин Гомәр Мингата улы белән биш бала үстереп бәхетле генә яшәп ятканда Бөек Ватан сугышы башланып китте. Тормыш иптәшемне биш бала белән авылны чыкканчы озата бардык, ә ул күздән югалганчы безгә кул болгады. Шушы озату соңгы күрешү булыр дип кем уйлаган. Шушы китүдән бары тик бер – ике генә хат килде, өченчесе кара пичәтле хат булды. Мин 5 балам белән ялгыз калдым.
Сугыш еллары бик авыр булды.Сугыш башланып бераз вакыт үткәч бик каты ачлык башланды, кешеләргә дә, мал – туарга да ашарга азык юк.Булганын сугышка озатып барабыз,бары тик солдатлар гына ач булмасын, аларга бит дошманны җиңәргә кирәк.Без алабута, киндер сугып киптереп кышка хәзерләп куя идек.Җәй көннәрендә кычыткан, алабутадан аш, боламык ясап ашый идек.Ипине туйганчы бер дә ашаган булмады. Арыш ипиен дә бик авырлык белән генә пешерә идек. Чөнки аны салыр өчен он кирәк.Он тарттырыр өчен бөртек кирәкЯрый әле көз, яз көннәрендә кырда туң бәрәңге җыеп кайтып шуны пешерә идек..Инде мич ягар өчен утын ягы да бик авыр иде. Бигрәк тә суык кыш көннәрендә утын җитмәү үзен нык сиздерә иде. И, балакайларым, без күргән михнәтләрне башка берәүгә дә күрергә язмасын, күрәсең безнең язмышыбыз шул булгандыр инде.
Текст авторы: Газизова М.М.