Альметьевский муниципальный район Республики Татарстан
Альметьевский район (тат. Әлмә́т районы́) — муниципальный район на юго-востоке Республики Татарстан. Райцентр — город Альметьевск.
Альметьевский район (тат. Әлмә́т районы́) — муниципальный район на юго-востоке Республики Татарстан. Райцентр — город Альметьевск.
1945 елның 2 сентябрендә Япониянең капитуляция актына кул куелу белән Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлана. Кешелек тарихындагы иң канкойгыч һәм масштаблы бу сугыш вакыйгалары халык хәтерендә мәңге сакланачак. Истәлекле көннәрдә Елхово авылының «Күбәләк» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәлләр янында булдылар. Балалар Ватан азатлыгы һәм тыныч киләчәк өчен көрәшкән батырларны искә алдылар, аларның истәлеген хөрмәтләделәр.
Ханиф Мөхәммәтсалих улы Садыков 1926 елның 18 мартында Альметьевск районының Надырово авылында дөньяга килә. Яшьли үк колхозда хезмәт куеп, илгә тугрылыклы булуның беренче адымнарын ясый.
<p>Бөек Ватан сугышы елларында музыка тылда гына түгел, фронтта да яңгыраган. Кыска гына ял минутларында җыр һәм көй сугышчыларга авыр уйлардан арынырга, туган йортларын, якыннарын искә төшерергә ярдәм иткән, күңелләренә көч һәм өмет өстәгән.<br /> Фронтта аеруча гармуннар һәм аккордеоннар популяр булган. Гармунны йөртү уңайлы, аны көйләп тору да таләп ителмәгән. Аның моңына солдатлар җырлаган, биегән, такмаклар әйткән. Кайчак бер таныш көй кешене бер мизгелгә генә булса да туган ягына, тыныч тормышка алып кайткандай булган.<br />
Тарихта кешелек дөньясы хәтерендә мәңге кала торган вакыйгалар бар. Алар исәбендә, һичшиксез, Икенче бөтендөнья сугышында совет халкының бөтендөнья - тарихи батырлыгы символына әверелгән, Курск сугышында Кызыл Армиянең күренекле җиңүе дә керә. Бу тарихи көннең истәлегенә Елхово авылы тарихы музеенда «Курск сугышы-Дан дугасы» исемле музей дәресе узды.Дәрестә балалар Курск дугасындагы сугыш барышы турында, совет солдатларының батырлыгы, якташларыбызның Курск сугышында җиңүгә керткән өлеше турында
Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авылы тарихы музее күргәзмәсендәэкспонат тәкъдим ителгән. Бу – Solingen (Золинген) немец пәкесе.Пәке Бөек Ватан сугышында катнашкан Низамов Вагыйз Шәриф улыныкы. Ул аны Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң үзе белән трофей итеп алып кайткан. Бөек Ватан сугышы елларында пәке гигиена предметы гына түгел,ә кырыс фронт шартларында гамәли әйбер дә булган.
Гали Гильмутдинович Ризванов 1923 елның 20 декабрендә хәзерге Татарстан Республикасы, Әлмәт районы, Югары Мактама авылында эшче гаиләсендә дөньяга килә. Балалык һәм үсмер еллары авырлыклар белән үтсә дә, ул һәрвакыт тырышлык һәм намус белән эшләргә омтылган. Икенче бөтендөнья сугышы елларында, 1942 елның августыннан 1945 елның маена кадәр, Гали Гильмутдинович Совет Армиясе сафларында гвардия сержанты дәрәҗәсендә катнашкан. Ул Орел-Курск дугасындагы каты сугышларда һәм «Багратион» операциясендә батырларча көрәшкән, илебез азатлыгы өчен үзенең зур өлешен керткән.
Әһлиуллин Кәшиф Әһлиулла улы 1896 елда Түбән Абдул авылында туа.Сугышка ТАССРның Беренче Май РВКсы тарафыннан чакырыла.Хәрби званиесе-кызылармеец. 04.04.1942 елда үтерелә.Ленинград өлкәсе, Тосненский районы, Коровий ручей авылында җирләнгән.
23 июльдә Чирмешән районының җәйге лагерь балалары «Сугышчан дан» залында булдылар. Балалар, тыннарын кысып, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы, фронтта һәм дошман тылында якташларының батырлыклары, сугышчан бүләкләре турында тыңладылар. Балалар Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, солдатларның батырлыгы, бабаларыбызның батырлыгы турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Балаларда «Бөек Ватан сугышы чорының чын әйберләре» почмагы аеруча кызыксыну уятты. Алар арасында каскалар, гранаталар, фляжкалар, гильзалар, сугышта катнашучыларның шәхси әйберләр.
Мустаким Нури улы Насыбуллин – үз заманының чын патриоты, ил язмышын үз җилкәсендә татыган каһарманнарның берсе. Ул 1923 елның 24 июлендә Татарстанның хәзерге Әлмәт районына керүче Верхняя Мактама авылында дөньяга килә. Балачагы һәм яшьлеге гади авыл тормышында, хезмәт сөючәнлектә үтә: 1938 елда Миннебай җидееллык мәктәбен тәмамлагач, ул туган колхозы «Марс»та эшли башлый.
Дәһшәтле сугышта катнашкан ветераннарыбызның саны елдан -ел кими, алар белән бергә сугыш хатирәләре дә саега. Бүген инде канкойгыч еллар турында Җиңү бәйрәме һәм һәйкәлләребез генә искә төшереп тора. Бу уңайдан тарихи вакыйгаларны мәңгеләштерүче һәйкәл булган авылларны бәхетле дияргә була Чөнки, аларда хәтер яши. Шул һәйкәлләр яныннан узганда өлкән буын сугышка бәйле хатирәләрен яңарта, югалткан якыннарын юксынып искә ала...