Биеш авылында гомер итүче Терентьева Мария Гавриловна 95 яшьлеген каршылады
Мария әби яшьтәшләре кебек үк гомер эчендә бик күп авырлыклар күргән, сугыш чорын, сугыштан соңгы елларның кыенлыкларын үз җилкәсе аша үткәргән. Тормыш иптәше, cугыш ветераны Никита абый белән ике кыз тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә ул якыннары янәшәсендә, тормышка сөенеп яши. Оныгы Марина тәрбиясендә гомер кичерә, кызлары да үзләренә алып китәләр һәм әниләренә зур хасият күрсәтәләр.
“Әниебез яшьтән үк кыю, тынгысыз, тырыш булган. Шуңа күрә авылда да аңа җаваплы эшләр тапшырганнар. Үзенә йөкләнгән һәр йомышны төгәл, җиренә җиткереп үти торган булган. Без дә аның тырышлыгына сокланып, аңардан үрнәк алып яшибез“, - дип сөйли кызы Валентина апа.
Икенче кызы Галина апа да әбинең тормышында булган кызыклы мизгелләрне искә алды.
Мария әби гомере буе сатучылык өлкәсендә хезмәт иткән. Эшкә батыр, уңган, тырыш булган. Лаеклы ялга чыккач та озак еллар хезмәтеннән аерылмаган.
Әбинең алты оныгы, күпсанлы оныкчыклары да бар. Алар да әбиләре янына еш кайтып сөендереп торалар.