Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәтхамис бабай Хисаметдинов“Фидакарь хезмәте өчен“ медале алды

Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәтхамис бабай Хисаметдинов“Фидакарь хезмәте өчен“ медале алды

Корпункт: 
Апастовский

Бөек Җиңү бәйрәме Апаста яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәтхамис бабай Хисаметдинов өчен икеләтә шатлыклы булды

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев аның өендә булып, хәл-әхвәлен белештеләр, тормыш-көнкүреше белән таныштылар һәм Татарстан Республикасы Президентының “Фидакарь хезмәте өчен“ медален тапшырдылар. 
Мөхәммәтхамис бабай Хисаметдинов яу кырына 1944 елда китә. Приморский хәрби округында хезмәт итә. Авырлыклар, югалтулар аның хәтер китабына да күп язылган. Мөхәммәтхамис бабай электромонтер булып хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан. 
Ветеран һәм аның якыннары үзенә күрсәтелгән хөрмәттән канәгать калды.

Опубликовано 10 May, 2018 - 08:51 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 10/05/2018 - 08:51):https://tatfrontu.ru/tt/news/boek-vatan-sugyshy-veterany-mohmmthamis-babay-hisametdinovfidakar-hezmte-ochen-medale-aldy