Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Бөек Җиңү көнендә цифрлы телевизор приставкалары бүләк ителде

Бөек Җиңү көнендә цифрлы телевизор приставкалары бүләк ителде

Корпункт: 
Апастовский

Апас районы башлыгы Рәшид Заһидуллин 9 нчы май иртәсен Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәтхамис Хисаметдиновка цифрлы телевизор приставкасы бүләк итүдән башлады. Ветеран белән очрашып хәлен сорашты, яшәү шартлары белән танышты, аңа сәламәтлек, тыныч тормыш теләде.

– Республика, район тарафыннан бик тә зурладылар. Бәйрәм көнне генә түгел, һәр көнебез ихтибар үзәгендә безнең. Район башлыгына олы рәхмәтемне белдерәм. Ил-көннәребез тыныч булсын Ходаем, - диде Мөхәммәтхамис бабай. Шундый ук приставкалар район буенча биш ветеранга тапшырылды.

Опубликовано 13 May, 2019 - 08:37 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 13/05/2019 - 08:37):https://tatfrontu.ru/tt/news/boek-zhinu-konend-cifrly-televizor-pristavkalary-bulk-itelde