Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм тантанасы Ләшәү Тамакта да матур үтте

Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм тантанасы Ләшәү Тамакта да матур үтте

Корпункт: 
Сармановский

9 май - Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы безнең, Ләшәү-Тамак мәктәбендә дә бик матур үтте.

 Укучылар шарлар, күгәрченнәр, флаглар һәм сугышта катнашкан әби-бабаларының фоторәсемнәрен тотып, бәйрәмчә киенеп, Бөек Ватан сугышында батырларча үлгән авылдашлар хөрмәтенә куелган обелискка бардылар. Бәйрәм сугыш чорына багышланган шигырьләр, тантаналы җырлар һәм дәртле биюләр белән үрелеп барды. Чал чәчле хезмәт һәм тыл ветераннары күз яшьләре аша үткәннәргә кайткандай булдылар. Соңыннан укучылар ветераннарга сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр, ә алар үз чиратында балаларга онытылмаслык мизгелләр бүләк иткәннәре өчен рәхмәт әйтеп, аяз күк йөзе һәм тыныч тормыш теләделәр.

Опубликовано 10 May, 2018 - 13:56 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 10/05/2018 - 13:56):https://tatfrontu.ru/tt/news/boek-zhinug-bagyshlangan-byrm-tantanasy-lshu-tamakta-da-matur-utte