Бүген Актанышбаш мәдәният йортында 15 тыл ветеранына "Җиңүнең 75 еллыгы" медале тапшырылды.
Корпункт:

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлашкан көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру башланды. Актанышбаш җирлегендә яшәүче 15 тыл ветеранына әлеге медальләр матур бәйрәм чарасы кысаларында җыр-моңга төрелеп тапшырылды.

