Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Чәтбаш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны искә алу

Чәтбаш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны искә алу

Корпункт: 
Апастовский

 23 февраль көнне Бөек Ватан сугышында һәлак булучы авылдашларны искә алу чарасы узды. Сөнгатуллина Зөлфирә апа сугыш чоры баласы, әтисен күрмәгән, әти назын , әти яратуын тоймаган. Менә ул да мемориаль такта янына килеп оныгына әтисен искә ала. Сугышта катнашучыларны, һәлак булучыларны онытмагыз " улым, алар бит безнең тынычлыгыбыз өчен көрәштеләр, башларын салдылар, "- диеп сүзен тәмамлый Зөлфирә апа. Нәҗмиев Роберт абыйның да, Фәсхиева Миләүшәнең дә туганнары мемориаль тактада урын алганнар. Аларга мәңгелек дан!!!

Опубликовано 27 February, 2017 - 16:45 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 27/02/2017 - 16:45):https://tatfrontu.ru/tt/news/chtbash-avylynda-boek-vatan-sugyshynda-hlak-buluchylarny-isk-alu