Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Дәүләкидән Гөлсинур Хөсәенова 90 яшьлек юбилеен каршылады!

Дәүләкидән Гөлсинур Хөсәенова 90 яшьлек юбилеен каршылады!

Корпункт: 
Апастовский

Дүрт дистә елдан артык балаларга белем биргән, Рәсәйнең “Мәгариф отличнигы“ һәм башка бик күп мактаулы исемнәре булган Гөлсинур әби Хөсәеновага 90 яшь тулды. Ул төп Апас кызы булган. Районның Кызыл Тау, Шәмбалыкчы, Биябаш, Дәүләки авылларында укыткан. Үзенең хезмәттәшләрен дә, укучыларының да күбесен яхшы хәтерли. Зиһене бик әйбәт. Бүген Апаста, җылы, якты фатирында кызы Алсу тәрбиясендә гомер кичерә.

Юбилярны олуг бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тәбрикләп, Рәсәй Президентының Котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырды. Биеш авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев та изге теләкләре, күчтәнәчләре белән сөендерде.

 

Опубликовано 29 March, 2017 - 14:21 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 29/03/2017 - 14:21):https://tatfrontu.ru/tt/news/dulkidn-golsinur-hosenova-90-yashlek-yubileen-karshylady