Фатыйханы музейдан алып.

Арча-Әтнә районнарыннан хәрби хезмәткә алынучы егетләр өчен язгы һәм көзге чакырылыш вакытында оештырыла торган бик матур бер чара бар.
Егетләрне, аларның әти-әниләрен Иске Кишет авылында урнашкан Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның музей-усадьбасына чакыру чыннан да, матур бер традициягә әйләнеп китте. Биредә кунаклар геройның тормышы белән таныша, районның хөрмәтле кешеләренең хәрби хезмәт турындагы кызыклы чыгышларын тыңлый. Бирегә шулай ук хәрби хезмәттә булып, үзләрен үрнәк итеп күрсәткән райондаш егетләрнең әти-әниләре дә чакырыла. Аларга уллары хезмәт иткән частьтан рәхмәт хатлары тапшырыла.
Быелгы көзге чакырылышта да бу чара бик истәлекле итеп оештырылды. Ә иң куанычлысы – Әтнә районы егете, бүгенге көндә Кырымда, Севастополь шәһәре янында урнашкан хәрби частьта хезмәт итүче Илмир Гайфуллинның әтисе Илнур белән әнисе Альбина да бу чарага чакырылган иде. Илмир хәрби хезмәткә язгы чакырылышта алынды. Олы Әтнә егете, 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында пешекче һөнәрен алган. Тырыш егет техникумны Кызыл дипломга тәмамлады. Хәрби хезмәттә дә сынатмаган егет, иптәшләренә үрнәк булып, хәрби җитәкчелекнең рәхмәтенә ирешкән. Бу – әти-әниләр өчен дә, Илмирны укыткан мәктәп һәм техникум укытучылары өчен дә зур горурлык. Акыллы, тырыш, тыйнак егетнең киләчәге дә шундый матур булсын. Исән- сау хәрби хезмәтен тутырып кайтып, якыннарын куандырырга язсын.
Мондый егетләр тәрбияләүдә “Тормыш иминлеге нигезләре” фәнен укытучыларның өлеше аерым игътибарга лаек. Олы Әтнә мәктәбенең танылган “физругы”, дистәләгән укучыларын спортка тартып, илкүләм уңышларга ирешкән, балаларга физик тәрбия бирүне тормыш максаты итеп куйган Нәкыйп Мәгъсүмов та бирегә чакырылган иде. Аның хезмәте дә “Рәхмәт хаты” белән аерым билгеләнеп узды.
Традиция буенча мондый чарада гадәттә мөселман һәм христиан руханилары да катнашып, хәрби хезмәткә алынучыларга изге теләкләрен теләп, догаларын багышлыйлар. Бу юлы да аңа тугры калдылар. Шул ук вакытта Арчадан Әмир хәзрәт моңа охшаш изге эшләрдә башлап йөргән Арча- Әтнә районнары хәрби комиссары Алмаз Борхановка Татарстанның баш мөфтие Камил Самигуллин исеменнән Рәхмәт хаты тапшырып узды. Һәм ул моңа дөрестән дә лаек.