Әфганстаннан Совет гаскәрләренең чыгуына 27 ел булуга багышланган чара
Корпункт:

16 февраль көнне кадет интернат-мәктәбендә тәрбияче Авзалов Р.А. Әфганстаннан Совет гаскәрләренең чыгуына 27 ел булуга багышланган чара үткәрде. Чарада Әфган һәм Чечнә сугышында катнашучылар катнашты: Рәхимов Камил Халит улы, Галимов Марат Назиф улы, Фахразиев Рашид Равил улы.
Алар шул куркыныч сугыш турында сөйләп киттеләр, укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Шул вакыйгалар турында презентация күрсәтелде.