Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Галия апа Шакировага-90 яшь

Галия апа Шакировага-90 яшь

Корпункт: 
Атнинский

Әтнә районы Ташчишмә авылыннан Галия апа Шакирова-90 яшен билгеләп үтте. Бүгенге көндә кадер-хөрмәттә, өйләренең түр башында утыра. Ак яулыклы әбекәй. Тормыш авырлыкларын күп күрсә дә, бүгенге рәхәтлеккә шатланып бетә алмый. “Кем уйлаган шушы яшькә кадәр яшәп, шушындый кадер-хөрмәтне күрербез, дип инде елларыбыз гына тыныч булсын”,-ди Галия әбекәй. Шунысы шатландыра, әбекәй өлкән яшьтә булса да, хәтере яхшы, үз аякларында йөреп тора. Галия әби рөхсәт бирсәләр авылны да әйләнеп кайтырга күп сорап тормый. Тик балалары гына ялгызын гына чыгарып җибәрергә куркалар. Ни генә дисәк тә, яше бар шул-90 бит. Шулай да:”Җәй көне көтү аның өстендә инде”,-ди улы Камил. Матур шул безнең татар әбиләре. Башларында ак яулык, мөлаем йөзләр. Ә сабырлыкларына исен китәрлек. Исән генә булсыннар.

Опубликовано 5 March, 2020 - 09:14 пользователем Мухаметзянова А...

Source URL (modified on 05/03/2020 - 09:15):https://tatfrontu.ru/tt/news/galiya-apa-shakirovaga-90-yash