Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Геройларың кем, Ватаным?

Геройларың кем, Ватаным?

Корпункт: 
Сармановский

Зур Нөркәй мәктәбенең 7нче сыйныфында  татар әдәбиятыннан «Геройларың кем,  Ватаным? ” дигән дәрес  үткәрелде.  Дәрес Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Укучылар  үз районыбыз геройлары Александр Казаков, Нурми Шәриповның батырлыклары белән таныштылар.  Виктор Талалихин, Мәгубә Сыртланова, П. Гаврилов турында мәгълүмат алдылар, герой пионерлар турында сөйләштеләр.  Балалар  күңелендә батырларга карата соклану һәм горурлык хисе уянды.

https://edu.tatar.ru
Опубликовано 20 April, 2015 - 10:38 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 20/04/2015 - 10:38):https://tatfrontu.ru/tt/news/geroylaryn-kem-vatanym