ГОМЕРНЕҢ АГЫШЛАРЫ: Туксан бишен каршы алган Наилә апа Гәрәевага ире йөз яшькә җитү бәхетен юраган.

Чалманарат авыл җирлегендә дә сугыш чорының бар авырлыгын үз җилкәләренә салып күтәргән буынның сафлары елдан-ел сирәгәя. Бүгенге көндә биш авылны берләштергән җирлектә җиде тыл ветераны гомер кичерә. “Сугыш чоры балалары” дигән рәсми статус булмаса да, Чалманаратта балачакларын сугыш урлаган 40 райондашыбыз яши.
15 март көнне җирлекнең иң өлкән кешесе, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, тыл хезмәтчәне Наилә апа Гәрәева үзенең тормыш китабының 95нче битен ачты.
Наилә Ислам кызы да яшьлеген канкойгыч сугыш урлаган буынның бер вәкиле. 15 яшендә, яшьлек хыялларын кушучлап, Ленинградка - әнисе янына кунакка китә ул. Хыяллар гына чынга ашмый кала - ил өстенә сугыш афәте киң канатларын җәя. Бәхет эзләп чыгып киткән кыз баланы язмышы, шул рәвешле, кабат туган авылына алып кайта...
Шөкер, юбилярның хәтер сандыгы тузмаган. 80 - 85 ел элек булган вакыйгаларны бүген дә бик яхшы хәтерли ул. Сугыш еллары да Наилә апаның күңеленә уелмас хатирә булып кереп урнашкан. Шулара хакында бәян иткәндә, 95 яшьлек туган көн иясе, сөйләгән җиреннән туктап, үзенә-үзе аптырый: ничекләр түзелгән икән, ди ул.
Наилә апа Бөек Ватан сугышын кичеп кайткан Бәдертдин Гәрәев белән гаилә учагы тергезеп җибәрә. Ике ярымятим шул рәвешле олы тормыш юлына аяк баса. Җиде балага гомер бирә Гәрәевлар.
Бәдертдин ага үзе 1918 елгы булган. Шунысы сөенечле, яратып кавышкан пар гомер көзләрен дә тигезлектә каршы алган. Ил өчен барган сугыштан исән-сау кайткан Бөек Ватан сугышы ветераны Бәдертдин Фәрдетдин улы, шөкер, озын гомер кичерә. 96 яшендә бакыйлыкка күчә ул.
Вафаты алдыннан гаилә башлыгы Бәдертдин ага тормыш иптәшен үз янына дәшеп, бәхиллеген бирә һәм Наилә апага йөзгә җитәчәге турында әйтә.
- Син әле, Наилә, йөзгә кадәр яшәячәксең, күңелем шулай сизә, диде картым, - дип, моннан алты ел элек булган минутларны исенә төшерде юбиляр.
Тормыш иткән ире васыятен үтәргә тырышып көн күрә бүген Наилә Ислам кызы. Шәбез авылында төп йортта тормыш йомгагын сүтә ул. Гасырлар чигенә якынайган юбилярның балалары, онык-оныкчыклары кадерле кешеләренең хәлен даими белеп торалар. Социаль хезмәткәр Кадрия Исаева да биш ел эчендә юбилярның үз кешесенә әверелгән. Ак яулыклы Наилә апа аның килүен түземсезлек белән көтеп тора. Олы кызы Рәмзиясе Югары Гәрәй авылында яши, бер кызы Агыйдел шәһәрен үз иткән, улы Рәсил шушы көннәрдә лаеклы ялга чыккан.
Балаларның кадер-хөрмәтен тоеп яшәве белән бәхетле ана ул Наилә апа. Кызганычка каршы, Наилә апаның язмышына бала кайгылары күрү дә язылган була – дүрт йөрәк пәрасен соңгы юлга озаткан ул.
Наилә апа – җирлектәге хөрмәткә лаек шәхесләрнең берсе. Ул күпләргә үрнәк итеп куярлык матур тормыш юлы үткән. Гәрәевлар гаиләсе балаларын да тырыш, уңган, олы йөрәкле, миһербанлы итеп тәрбияләгәннәр. Бүген балаларында ул нәсел дәвамын күрә, бүген ул балалары өчен киңәшче дә, сердәш тә, олы таяныч та.
Якшәмбе көнне юбиляр, үзенең гомер бәйрәме уңаеннан, балалары, күпсанлы онык-оныкчыклары белән беррәттән район хакимияте исеменнән дә котлаулар кабул итте. Район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе Ойгөл Мирзашәрипова гомеренең туксанын бишенче баскычына күтәрелгән Наилә Ислам кызына Россия Президенты В.Путинның һәм район башлыгы Энгель Фәттаховның котлау хатын, күчтәнәч кабын ирештерде.
Чалманарат авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтов та туган көн иясен гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, аңа сәламәтлек, рух ныклыгы, бәхетле картлык теләде. Камил Сабирҗан улы 95 яшьлек тыл ветеранына Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан булдырылган медальне тапшырды.
95 ел эчендә тимер кадәр тимер дә таушала, ашала торгандыр ул. Бер гасырга якын гомер Наилә апа Гәрәеваны да үзгәртми калмаган, билгеле, әмма зарланырлык түгел аның гомер көзе. Шөкер, юбиляр бүген дә тулы зиһенле, үзен-үзе йөртә, тамакка ашый, хәтер-хатирәләрен кадерләп саклый, иң мөһиме – балаларының кендек каны тамган нигезнең утын сүндерми. Инде үзләре дә әби-бабай булган балалары 95 яшьлек әниләренең кочагына кайтып сыена бүген. 17 онык, 22 оныкчык та горурлана гасырга якын гомер кичкән әбиләре белән. Гомер зая узмаган, димәк!
...Бәдертдине юрап калдырган гасырлар чиген күрергә омтылган Наилә апа йортында сәгать телләре әле алда яшисе гомерләрне саный. Келт-келт, тек-тек! Гомер сәгате туктый күрмәсен берүк!