Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Хәтер кичәсе - "Хезмәте барның хөрмәте бар"

Хәтер кичәсе - "Хезмәте барның хөрмәте бар"

Корпункт: 
Актанышский

16 октябрь көнне Уразай авылы мәдәният йортында Актаныш музее хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән ТРның атказанган агрономы, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры Инсаф Заһертдин улы Камалетдиновның тууына 90 ел тулуга багышланган "Хезмәте барның - хөрмәте бар" дип исемләнгән искә алу кичәсе  һәм күчмә күргәзмә  оештырылды.

 Кичәдә Инсаф Камалетдинов җитәкчелек иткән хуҗалыкта 2005 елдан фидакарь хезмәт куючы хәзерге “Нур” хуҗалыгы җитәкчесе - Рәшит Асрар улы Харисов; Актанышның үзендә туып үсеп, бар гомерен, эшчәнлеген шунда үткәргән, аны үстерүгә тиңдәшсез өлешен керткән ил агасы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены иясе, Та­тарстанның атказанган агрономы – Флүн Заһит улы Галиуллин; Актаныш районынын почетлы гражданы, легендар шәхес, бик күп орденнар һәм медальләр иясе  Баязит Шәймәрдән улы Мөхәммәтов;  Уразай авыл җирлеге башлыгы – Айрат Хаҗиев; Инсаф абый гаиләсе белән аралашып яшәгән, гомерен шул җирлектәге балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган пенсионер укытучы - Әнисә Исламова; Инсаф Заһретдин улының балалары, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, авылдашлары, чордашлары катнашып, Инсаф Камалетдинов турындагы якты истәлекләре белән уртаклаштылар.

Опубликовано 27 October, 2015 - 10:52 пользователем Актанышский музей

Source URL (modified on 27/10/2015 - 11:08):https://tatfrontu.ru/tt/news/hter-kichse-hezmte-barnyn-hormte-bar