Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Ил чигендә ныклы калкан алар

Ил чигендә ныклы калкан алар

Корпункт: 
Альметьевский

Әлмәттә чик сакчылары көненә багышланган чаралар булып узды.

Төрле елларда чик сагы гаскәрләрендә хәрби бурычларын үтәгән батыр йөрәкле егетләр Хәтер мәйданына җыелдылар.

Алар дәүләт чиген саклаганда һәлак булган дусларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Алга таба машиналарда шәһәр паркына юнәлделәр һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

Сәламләү сүзе белән «Хәрби туганлык» ның Әлмәт бүлеге җитәкчесе Юрий Максимов чыгыш ясады. Ул ватан чикләрендә хезмәт итүнең әһәмиятен ассызыклады, чик буе гас-кәрләре ветераннарына һәм хезмәткәрләренә батырлыклары һәм тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде, махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт җиткерде.

Бүгенге көндә Әлмәттә ике меңнән артык чик сакчысы исәпләнә. Алар арасында армиядә хезмәт итүчеләр һәм хезмәт итеп кайтканнары бар. МХО зонасында алгы сызыкта хәрби бурычларын үтәүчеләр дә байтак.

Опубликовано 10 June, 2026 - 13:07 пользователем Альметьевский к...

Source URL (modified on 10/06/2026 - 13:07):https://tatfrontu.ru/tt/news/il-chigend-nykly-kalkan-alar