Канлы тарих эзлэреннэн
Корпункт:

22 июнь көнне Ташкичү авыл китапханәсендә “Канлы тарих эзләреннән”, дип исемләнгән балалар белән әңгәмә үткәрелде. Китапханә мөдире Светлана Мухаметнабиева балалар белән бергә: сугыш ничек башлаган, Ташкичү халкы ничә кешене сугышка озаткан, авыр 1941-1945 елларында кешеләр ничек яшәгәннәрен искә алдылар. Аеруча, сугыш вакытында яшьләр тормышы темасы кызык булды. Әңгәмәгә балалар үзләре белән Бөек Җинүгә багышланган рәсемнәр алып килделәр. Рәсем конкурсында җинүчеләргә бүләкләр тапшырылды.