Тукаевский район

Корпункт:

МБУ "Общественно-патриотический музей "Гиндукуш"

Адрес: РТ, Тукаевский район, с. Старое Абдулово, ул. Центральная, д. 16

Ответственный: Гарипова Резеда Рависовна

Эл. почта: Rezeda.yakupova77@mail.ru

Телефон: 8552-37-06-61, 89196271084

Тукаевский муниципальный район Республики Татарстан

Тукаевский муниципальный район (тат. Тукай районы) — муниципальное образование в России, на северо-востоке Татарстана, административный центр — в городе Набережные Челны (сам город является городом республиканского подчинения и образует городской округ).

Җиңү көненә багышланган митинг

Җиңү көненә багышланган митинг.Үлемсез полк.Чәчәкләр салу.

Җиңү тәрәзәләре

9 май-Россиядә үзенчәлекле һәм изге дата. 2022 елда фашист илбасарларын җиңүгә 77 ел тула. Бу еллар дәвамында Ватаныбыз бәйсезлеген саклап калган халыкның үлемсез батырлыгы турында хәтер безнең йөрәкләрдә яши.

Җиңү кояшы астында

Бөек Җиңү көне уңаеннан Татарстан авыл китапханәсендә «Җиңү кояшы астында " дип исемләнгән рәсем һәм китаплар күргәзмәсе оештырылды. Һәр яңа буын сугыш, ата-бабаларының батырлыкларын сурәтли. Балалар үз рәсемнәрендә бу үзенчәлекле бәйрәмгә карата үз карашларын белдерәләр, ә өлкәннәр, үз чиратында, яшь буынга тыныч күк йөзе яулавы, моның өчен нинди батырлыклар кылулары турында онытмыйлар.

9 май - Җиңү көне

9 май Россиядә иң дулкынландыргыч, иң күңелле бәйрәм һәм данлыклы дата булып кала. Башка бернинди бәйрәм дә аның белән тиңләшә алмый. 8 май көнне Яңа поселогында "9 май - Җиңү көне" дип аталган митинг узды. Бәйрәмне ачу - үлемсез полк йөреше, митинг, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган концерт программасы. Балалар Җиңү турында шигырьләр сөйләделәр. Сугышта һәлак булган барлык солдатлар өчен бер минут тынлык игълан ителде.

Идел ярындагы җиңү

2 февраль - Россиядә хәрби дан көне — Сталинград сугышында җиңү яулаган көн (1943 ел). 200 көнгә сузылган канкойгыч сугыш совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. Сталинград янындагы җиңүдән соң, Бөек Ватан сугышында гына түгел, икенче бөтендөнья сугышында да тамырдан борылыш башлана. Совет-Германия фронтында инициатива СССРга күчә.

Җиңү көне...

Җиңү көне... Һәйкәл итәгендә тормыш чәчәкләре - оныклар. Ветераннарга башын иеп, Хөрмәт белән куя веноклар! Яңа поселогы ветераны Ульяна апа Добринина, Новый поселогына нигез салучы Бөек Ватан сугышы ветераны,Социалистик Хезмәт Герое Нәҗип Зыятдин улы Зыятдинов, Әфганстан җирендә һәлак булган егетләр Рәис Гайнуллин, Айрат Сабиров... Сез һәрчак истә...

Тыл ветераны укучылар белән очрашты.

Югары Байлар авылының тыл ветераны Закирҗанов Мулламөхәмәт абый 8 майда Казан шәһәрендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәмдә катнашып кайтты. Бәйрәмнән кайткан күңелдәге хисләрен, укучылар белән уртаклашты.

Сәхнәдә "Урман кисте кызлар" композиөиясе

Бөек Ватан сугышы, халкыбыз батырлыгы, сабырлыгы әдәби әсәрләрдә киң чагылыш таба. Язучы һәм шагыйрләр әледән әле бу темага әйләнеп кайта. "Библиояз" фестиваленең өченче көнендә Боерган авылы "Яран гөл"фольклор коллективы Фәим Хәбибуллинның "Сугыш чоры балалары без" поэмасына нигезләнеп эшләнгән "Урман кисте кызлар" композициясе белән катнашты. Әсәрне карарга автор үзе дә килгән иде. Бик зур рәхмәт аңа!

Бөек Ватан сугышы ветераны Нуриев Рифкать абыйга 92 яшь.

Шушы көннәрдә авылыбызның хөрмәтле кешесе, Бөек Ватан сугышы ветераны, 3 нче дәрәҗә Дан ордены кавалеры Нуриев Рифкать абый үзенең туган көнен билгеләп үтте. Аны туган көне белән котларга, күңел түреннән чыккан җылы теләкләребезне җиткерергә дип без дә ветераныбызның өенә бардык. Без дигәнебез урта мәктәп, "Гиндукуш" хәрби дан музее коллективлары, әфган сугышы ветераннары. Рифкать абый һәрвакыттагыча якты йөз белән каршы алды. Рифкат абыйга без саулык, тагын әле күп еллар безне сөендереп, балалары, оныклары, оныкчыкларының хөрмәтен тоеп яшәвен телибез.

Украинада барган вакыйгаларга җаным көя, ди Тукай районы Яңа Байлар авылы ветераны Мәхмүтҗан Сабиров

Сугыш һәрбер йортның бусагасын атлап керде. Күпме чәчәктәй гомерләр өзелде, күпме балалар әтисез үсте, ә күпме балалар тумыйча калды. Кечкенә генә Яңа Байлар авылыннан 110 кеше ил азатлыгы өчен яуга чыгып киткән. Шуларның 41е генә исән-сау әйләнеп кайткан. Ә бүген исә, шуларның икесе генә – Җиһангир Фәттахов белән Мәхмүтҗан Сабиров абыйлар гына исән.