Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Каратунда яшәүче Мөзәния әби Дәүләтбаева Ил башлыгы котлавын алды

Каратунда яшәүче Мөзәния әби Дәүләтбаева Ил башлыгы котлавын алды

Корпункт: 
Апастовский

14 ноябрь көнне, хөрмәтле Мөзәния әби Дәүләтбаева 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

– 90 ел гомер атлап кына узмаган. Тормышта төрлесен күрдем. Авыр йөк тә ташыдым, зур югалтулар да кичердем. Һәрберсен олы сабырлык берлән җиңеп чыга алдым. Аллага шөкер, картлык көннәремне җитеш, матур тормышта үткәрәм, – ди ул. 
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Мөзәния әбине күркәм юбилее белән тәбрик итеп, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Каратун авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова акъәбине гомер бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен юллады, бүләген ирештерде.

Опубликовано 15 November, 2018 - 11:55 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 15/11/2018 - 11:55):https://tatfrontu.ru/tt/news/karatunda-yashuche-mozniya-bi-dultbaeva-il-bashlygy-kotlavyn-aldy