Кече Болгаер авылы "Карлыгач" балалар бакчасы нәниләре китапханәдә кунакта.

"Батырлык - ул рухи матурлык. Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләгән. Без әлеге батырлыклар хакында онытырга тиеш түгел. Менә 70 ел инде туган җиребезгә тыныч яз килә. “Һәр тарафта җиңү шатлыгы. Күңелләрдә сугыш ярасы” дигән сүзләр һәрберебезнең күңелендәдер. Шул уңайдан Кече Болгаер “Карлыгач” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләребез тәрбияче апалары белән китапханәдә кунакта булдылар. “Батыр иле өчен үләр” дигән кичәдә: батырлыклар турында китаплар белән таныштылар, сугыш чорындагы истәлек дәфтәрләре, сугыштан килгән хатлар, сугышчыларның киемнәре,хәтта сугыштан кайткан көнкүреш-кирәк яракларын да кызыксыну белән күзәттеләр.
Бакча мөдире Алсинә Хәмидуллина, тәрбияче апалары Сәлимә Хәйруллина балалар күңеленә күп кенә батырлыклар турында белем орлыклары салган. Җәлилчеләр турында сүз башлауга А.Алишның күп кенә әкиятләрен үзләре искә төшереп үттеләр. Батыр язучы М.Җәлилнең дә күп кенә шигырьләрен күңелдән белүләре куанычлы.
Безнең бурыч: батырлыклар хакында үсеп килүче яшь буынга җиткерү. Китапханәдә “Батыр иле өчен үләр” дип исемләнгән балалар тарафыннан сүрәтләнгән рәсем күргәзмәсе моның ачык мисалы", дип хәбәр итә китапханәче Гайфуллина Г.З.
