Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Кече Урыссу мәктәбе укучылары Бөек Җиңү көнен каршылый

Кече Урыссу мәктәбе укучылары Бөек Җиңү көнен каршылый

Корпункт: 
Ютазинский

Кече Урыссу мәктәбе укучылары авыл уртасындагы ике һәйкәл тирәсен чистарту буенча волонтерлык эше башкарган.

Малайлар һәм кызлар Җиңү паркын куралардан азат иткән, түтәлләрне тигезләгән. Өмәдән соң авылның  мәдәният хезмәткәрләре тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветераны толы Зәйтүнә Шәрип кызы Шакирҗанова янында булган. Аның белән тормыш хәлләре турында сөйләшкәннәр, моңлы җырларга ияреп, яшьлек елларына кайтып килгәннәр. Ахырда республика һәм район җитәкчелегенең Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан хәзерләнгән бүләген тапшырдык, дип хәбәр итә авыл активистлары.

Опубликовано 3 May, 2018 - 12:22 пользователем Каракашлинский ...

Source URL (modified on 03/05/2018 - 12:22):https://tatfrontu.ru/tt/news/keche-uryssu-mktbe-ukuchylary-boek-zhinu-konen-karshylyy