Ютазинский

Корпункт

 МБУ "Каракашлинский краеведческий музей им. Шарафиевой С.Ш." 

Адрес: Ютазинский район, село Каракашлы, ул. Сирина Батыршина, дом 36

Ютазинский муниципальный район Республики Татарстан

Ютазинский муниципальный район (тат. Ютазы районы) — муниципальное образование Республики Татарстан. Административный центр — посёлок городского типа Уруссу.

Юбилеегыз котлы булсын!

Корпункт: 

Бәйрәкәдә яшәүче Шәриповларны сиксән еллык мәхәббәт яшәтә. Бәйрәкә авылында гомер кичерүче Нәзирә апа белән Анвар ага Шәриповлар бүген сиксән яшьлек туган көннәрен бәйрәм итә.

Фатыйма Хәйретдинова җылы теләкләр кабул итте

Корпункт: 

Урыссу бистәсендә яшәүче Фатыйма Гәрәй кызы Хәйретдинованың бүген туган көне. Капка төбеннән үк башланып киткән тәртип, таза йорт-җир, чисталыктан балкып торган бүлмәләр – болар барысы да хуҗабикәнең тырышлыгы, аның хезмәт сөючәнлеге турында сөйли. Хәер, узган гасырның ифрат та авыр дәверендә – 30нчы елларда туган балаларның нәүмизләнеп торырыга мөмкинлеге булды микән соң? Аларны нык ихтыярлы, язмыш сынаулары алдында югалып калмаслык итеп тормыш үзе тәрбияли.

Бәйрәкәле Заһидә әби Шәрипованың күзләрендә шатлык яшьләре

Корпункт: 

Шәрипованың күңел хисләре тулып ташыган көннәре – туксан ел гомер итү – ул кыр аша йөгереп чыгу түгел шул

Урыссу бистәсендә яшәүче хезмәт ветераны Хәлимә Баки кызы Макуевага 95 яшь тулды.

Корпункт: 

Иске Урыссу авылында сигез балалы гаиләдә дөньяга килә ул. Кызчыкка җиде сыйныф белем алырга гына насыйп була, илдә Бөек Ватан сугышы башлана. 17 яшьлек Хәлимә язын трактор руле артына утырып, җир сукалый, икмәк чәчә, көзен комбайн штурвалы артына күчеп, ашлык җыйный. Кыз кулларына пычкы тотып, урман кисү газабын да үз иңендә татый. Шул рәвешле ул Бөек Җиңүне якыйнату өчен зур өлеш керткән хезмәт ветераны турында тулы язма белән район гәҗитенең алдагы санында укырга мөмкин.

Урыссулы Нина Васильевна Маркеловага – 90 яшь

Корпункт: 

Хезмәт ветераны Нина Васильевна Маркелова 1928 елның 20 ноябрендә Туймазы районының Успенка авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланганда, кызчыкка нибары 11 яшь була. Фронтка чыгып киткән гаилә башлыгының гомере өзелә. Берничә елдан соң әниләре дә вафат була. Нина бертуган сеңлеләрен һәм энесен балалар йортына урнаштырырга мәҗбүр була. Кыз 24 яшендә гаилә кора, Урыссу бистәсенә күченеп килә. Үзәк район хастаханәсенә эшкә урнаша, биредә утыз ел эшләп, лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә Нина Васильевна дүрт оныгы, җиде оныкчыгы өчен кадерле әби.

Мәүгыйдә Галимулла кызы Нурлыгаяновага – 90 яшь

Корпункт: 

Урыссу бистәсендә гомер итүче Мәүгыйдә әби Нурлыгаянова күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Бәйрәкәтамак авылы кызы ул. Бәйрәкә авылына йөреп, җиде сыйныф белем ала. 13 яшендә колхоз эшенә чыккан үсмер урак ура, печән чаба, фермада маллар карый. “Электросоединитель” заводында эшләп, лаеклы ялга чыккан тыл хезмәтчәне Мәүгыйдә Галимулла кызы Нурлыгаянованы 90 яшьлек юбилее белән район хакимияте һәм җәмәгатьчелек вәкилләре тәбрик итте. Кыйммәттле бүләк белән беррәттән, озын гомерле якташыбыз Россия Президенты Владимир Путиннан да адреслы котлау хаты кабул итте.

Миннебай ага Миннекәев сугыш елларын онытмый

Корпункт: 

Курск дугасын өчен барган яуларда җиңү яулауның 75 еллыгы уңаеннан бүген Бөек Ватан сугышы инвалиды Миннебай Миннекәй улы Миннекәев котлаулар кабул итте.

Кәрәкәшлеле Гөлнәзирә Касыйм кызы Нәбиуллинага – 90 яшь

Корпункт: 

Кәрәкәшле авылында гомер кичерүче Гөлнәзирә Касыйм кызы Нәбиуллина шушы көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен билгеләп узды.

Әбсәләмлеле Әмирҗан Сани улы Шәрәфетдиновка лаеклы бүләк

Корпункт: 

Быел 91 яшен тутырган Әмирҗан аганы Совет Армиясе сафларына чакыртканда, аңа нибары 17 яшь була.