Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Күкшем авылында яшәүче Фәйрүзә апа Саттаровага Ил башлыгы Котлау юллаган

Күкшем авылында яшәүче Фәйрүзә апа Саттаровага Ил башлыгы Котлау юллаган

Корпункт: 
Апастовский

 Күкшем авылында гомер кичерүче Фәйрүзә апа Саттарова 90 яшьлек олы юбилеен каршылый. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова, Фәйрүзә апаны туган көне белән тәбрикләп, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының махсус Котлау открыткасын тапшырып, изге теләкләрен юлладылар. Тутай авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова ак әбигә саулык-сәламәтлек, имин көннәр юллап, яз чәчәкләре һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Опубликовано 18 April, 2018 - 11:42 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 18/04/2018 - 11:42):https://tatfrontu.ru/tt/news/kukshem-avylynda-yashuche-fyruz-apa-sattarovaga-il-bashlygy-kotlau-yullagan