Күлле Киме авылында Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан “Алар даны мәңгелек” исеме астында тантаналы чара узды
Корпункт:

Күлле Киме авылында Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан “Алар даны мәңгелек” исеме астында тантаналы чара узды.
Тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары кунак итеп чакырылган иде. Җиңү белән котлау сүзләре, укучылар һәм өлкәннәр чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде. Соңыннан авыл, Җирле үзидарә, мәктәп исеменнән һәйкәлгә чәчәкләр салынды.