Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Курск дугасы сугышында катнашкан Миннебай Миннекәев котлаулар кабул итте

Курск дугасы сугышында катнашкан Миннебай Миннекәев котлаулар кабул итте

Корпункт: 
Ютазинский

Урыссу бистәсендә гомер итүче ветеран Миннебай Миннекәй улы Миннекәев Курс дугасы сугышында совет гаскәрләре җиңү яулауның 74 еллыгы уңаеннан котлаулар кабул итте.

Унтугыз яшендә Ватаныбызны фашист илбасарларыннан азат итәр өчен көрәшкә ташланган Миннебай Миннекәевка илебез тынычлыгы хакына күрсәткән кыюлыгы һәм батырлыгы өчен рәхмәт сүзләрен район җитәкчеле исеменнән район социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Кәримова җиткерде. Ветеранны тарихи дата белән район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова тәбрик итте.

Опубликовано 31 August, 2017 - 10:10 пользователем Каракашлинский ...

Source URL (modified on 31/08/2017 - 10:10):https://tatfrontu.ru/tt/news/kursk-dugasy-sugyshynda-katnashkan-minnebay-minnekev-kotlaular-kabul-itte