Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Әлмәт ветераннары «Ветеранга Бүләк» акциясе кысаларында котлаулар кабул итә

Әлмәт ветераннары «Ветеранга Бүләк» акциясе кысаларында котлаулар кабул итә

Корпункт: 
Альметьевский

Төрле дәрәҗәдәге депутатлар һәм «Бердәм Россия» активистлары Җиңү волонтерлары белән берлектә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга чәчәкләр, кыйммәтле бүләкләр һәм азык-төлек җыелмалары тапшыруны дәвам итәләр.

РФ Дәүләт Думасы депутатлары Руслан Гаджиев, Азат Ягафаров Әлмәт бердәмроссиялеләре белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераны , концлагерь тоткыны Апраксина Маргарита Викторовна һәм хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Сәхипгәрәева Суфия Әсхәт кызы янына бардылар. Депутатлар өлкән буынга һәм аларның якын туганнарына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, нык сәламәтлек, рух күтәренкелеге теләделәр.

"Безнең алда шундый искиткеч, бөтен халык бәйрәме. Безнең партиячеләр, депутатлар, волонтерлар "Ветеранга бүләк" акциясенә актив кушылалар. Без Бөек Җиңү өчен ветераннары алдында баш иябез. Аларның батырлыгы безгә һәрвакыт үз илебезгә тугрылык һәм ярату үрнәге булачак", - дип билгеләп үтте Азат Ягафаров.

 

 

"Бердәм Россия"нең Әлмәт бүлеге

Тулырак: http://almet-rt.ru/news/mgyiyat/55558

Опубликовано 10 May, 2023 - 13:30 пользователем Альметьевский к...

Source URL (modified on 10/05/2023 - 13:31):https://tatfrontu.ru/tt/news/lmt-veterannary-veteranga-bulk-akciyase-kysalarynda-kotlaular-kabul-it