Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Әлмәттә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңүгә - имин юллар» акциясе узды

Әлмәттә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңүгә - имин юллар» акциясе узды

Корпункт: 
Альметьевский

Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан 62 нче «Тирәк» балалар бакчасы балалары, юл хәрәкәте иминлеге идарәсе һәм дәүләт автоинспекциясе белән берлектә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңүгә - имин юллар» акциясе үткәрделәр.

Балалар җәяүлеләрне һәм машина йөртүчеләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, аларга Георгий тасмалары, белешмәләр тапшырдылар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген искәрттеләр.

Опубликовано 7 May, 2025 - 14:35 пользователем Альметьевский к...

Source URL (modified on 07/05/2025 - 14:35):https://tatfrontu.ru/tt/news/lmtt-boek-vatan-sugyshynda-zhinunen-80-ellygyna-bagyshlangan-zhinug-imin-yullar-akciyase-uzdy