Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Мәдәният йортларында "Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем - чиккән кулъяулык" күргәзмәсе

Мәдәният йортларында "Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем - чиккән кулъяулык" күргәзмәсе

Корпункт: 
Тукаевский район

        Тукай районы мәдәният йортларында Җиңү көнен каршылауга хәзерлек эшләре бара. Шундый чараларның берсе мәдәният йортларында  "Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем - чиккән кулъяулык"дигән кулъяулыклар күргәзмәсе оештыру.  Йөрәк хисләрен кушып, күз явын алырдай бизәкләр төшереп чиккән, вәгдә билгесе булган кулъяулыклар - татар хатын-кызының осталыгына һәйкәл! 

       Ил сагына хезмәткә  китүче егетләргә  вәгъдә бүләге итеп чиккән кулъяулык тапшыру - һәр кызның изге бурычы  булган. Әлеге кулъяулыклар Ватан сакчысы белән якыннарын бәйләп торучы күренмәс җеп булган.

Опубликовано 21 April, 2015 - 14:13 пользователем Тукаевский район

Source URL (modified on 21/04/2015 - 14:13):https://tatfrontu.ru/tt/news/mdniyat-yortlarynda-ilemne-saklauchyga-vgd-bulgem-chikkn-kulyaulyk-kurgzmse