Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Морзалар авылында яшәүче Гөлсинур әби Халикова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды

Морзалар авылында яшәүче Гөлсинур әби Халикова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды

Корпункт: 
Апастовский

Аңа Ил башлыгының Котлау хаты, Татарстан Республикасы Президентының Котлау открыткасы, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләге, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Каратун авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова иң изге теләкләрен юллап, тагын да озын гомерләр теләделәр. 
Гөлсинур әби гомер буе матурлыкка гашыйк кеше булган. Бүген дә ул чәчәкләр, гөлләр үстереп, алардан күңел күтәренкелеге алып яши. Чисталык-пөхтәлек ярата. Өе дә ялт итеп тора. 
Гөлсинур әби тормышка чыкмаган. Кыз бала буларак, әнисен тәрбияләүне бурычы итеп санаган. Ул бүген абыйсының балалары тәрбиясендә һәм күршеләренең кайгыртуын тоеп яши. “Бик хасиятле, бәхетле гомер итәм мин“, – ди әби үзе.

Опубликовано 12 November, 2018 - 16:41 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 12/11/2018 - 16:41):https://tatfrontu.ru/tt/news/morzalar-avylynda-yashuche-golsinur-bi-halikova-90-yashlek-gomer-byrmen-karshy-aldy