Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Муса Җәлил. Гасырларда калачак батырлык...

Муса Җәлил. Гасырларда калачак батырлык...

Корпункт: 
Альметьевский

2023 елның 15 февралендә туган тел (татар теле) укытучылары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә татар телен укыту буенча тәрбиячеләр, 5 нче гимназия, 10 нчы, 12 нче мәктәп укучылары, 21 нче мәктәп кадетлары, Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә катнашучылар Муса Җәлилтууына 117- еллыгына багышланган тантаналы чарада катнаштылар.

5 нче гимназия укучылары (Муллабаев Илназ “Җырларым”, Князькина Дарина “Яшь әни”), 15 нче мәктәп (Сидорова Анна “Аяксыз”), 21 нче мәктәп (Гайнуллин Илдар “Чулочки”), 2 нче лицей (Шиһапов Рамазан “Кызыл ромашка”), инженерлык лицее (Маннанова Рәмилә “Вәхшәт”, Хәйдәрова Гөлшат “Карак песи”) Муса Җәлил шигырьләрен татар, рус телләрендә башкардылар. Катнашучылар лаеклы чыгыш ясадылар. 10 нчы мәктәпнең туган тел (татар теле) укытучысы Фәрукшина Гөлназ Каниф кызы үзенең чыгышында Муса Җәлилнең шигъри иҗатыннан тыш,батырлык һәм каһарманлык үрнәге калдыруын билгеләп үтте. Аның исеме гуманизм һәм батырлык символы булды. Тантана сугышта һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык һәм герой ‒шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

 

Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе

Опубликовано 15 February, 2023 - 16:57 пользователем Альметьевский к...

Source URL (modified on 17/02/2023 - 08:14):https://tatfrontu.ru/tt/news/musa-zhlil-gasyrlarda-kalachak-batyrlyk