Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Музейда экскурсия

Музейда экскурсия

Корпункт: 
Сармановский

Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, хезмәт юлын лаеклы узган ветераннарыбыз.
Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, тормыш авырлыкларын иңнәрендә күтәргән әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек. Тормышыбыз яхшы, тыныч булсын өчен төнне – көнгә ялгап эшләгән өлкән буын өчен музейда һәрдаим чаралар, экскурсияләр оештырылып тора. Аның чираттагысы Халыкара өлкәннәр көненә багышланган иде. “Шәфкатъ” тернәкләндерү үзәгеннән килгән абый – апалар үзләренең яшьлекләрен искә төшереп, үткән тормыш юлы хәтирәләре белән уртаклашып музей бүлмәләре буенча Сарман ягы тарихы белән танышып йөрделәр. Ә кайчак сөйләүчегә кушылып истәлекләрен яңарттылар. 

Опубликовано 23 November, 2022 - 14:42 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 23/11/2022 - 14:42):https://tatfrontu.ru/tt/news/muzeyda-ekskursiya