Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Петр Лукич Никанкинның юбилейлы җәе

Петр Лукич Никанкинның юбилейлы җәе

Корпункт: 
Ютазинский

Урыссу бистәсендә яшәүче хезмәт ветераны Петр Лукич Никанкин да шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилее уңаеннан җирле муниципалитет һәм җәмәгатьчелек вәкилләреннән котлаулар кабул итте.

Ул Саратов өлкәсенең Селиновка авылында туа. Элемтәче һөнәрен үзләштергән егет Минскида хәрби хезмәт уза. 1956 елда Урыссу  бистәсенә күченеп килә, ЖБИ заводында эшли. Лаеклы ялга ул  «Электросоединитель» җәмгыятеннән чыга. Күкрәген күп санлы медельләр бизәүче хезмәт ветераны балалары һәм оныклары тәрбиясендә яши.

Опубликовано 31 July, 2018 - 08:55 пользователем Каракашлинский ...

Source URL (modified on 31/07/2018 - 08:55):https://tatfrontu.ru/tt/news/petr-lukich-nikankinnyn-yubileyly-zhe