Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Район яшьләре сафка басарга әзер

Район яшьләре сафка басарга әзер

Корпункт: 
Сармановский

Бүген – 3 март көнне район мәдәният йортында “Сафка басарга әзер бул” конкурсы үткәрелде.

Анда Сарман аграр көллияте, Сарман гимназиясе, Сарман һәм Петровка Завод урта мәктәпләре командалары хәрби хәзерлек буенча осталыкларын күрсәттеләр. Армия сафларына барырга әзерләнүче яшьләр сафта йөрделәр, төрле командаларны үтәделәр, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган викторина сорауларына җаваплар бирделәр, саклагыч комплекс киделәр, турникта тартылдылар, автомат сүтеп җыйдылар, винтовкадан аттылар һәм иҗади бәйгедә сәләтләрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә I урынга – Сарман, II урынга – Петровка Завод мәктәпләре, III урынга – Сарман аграр көллияте, IV урынга Сарман гимназиясе командалары лаек булдылар. 

Опубликовано 3 March, 2020 - 13:48 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 03/03/2020 - 13:48):https://tatfrontu.ru/tt/news/rayon-yashlre-safka-basarga-zer