Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Рәүфә Нури кызы Нуриева 90 яшьлек юбилеен каршылый!

Рәүфә Нури кызы Нуриева 90 яшьлек юбилеен каршылый!

Корпункт: 
Актанышский

1 июль көнне Колын авылында яшәүче Рәүфә Нури кызы Нуриева 90 яшьлек юбилеен каршылый. Рәүфә Нури кызын Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лиана Сираева да котлады. РФ Президенты В.В.Путинның тәбрикләү хаты белән Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттаховның котлавын һәм күчтәнәч кабын тапшырды.
Рәүфә Нури кызы гомер буе туган ягында намуслы хезмәт куеп абруй казанган ак әбиләребезнең берсе. Гомер буе "Айман" совхозында эшли тыл ветераны. Тормыш иптәше белән Энҗе, Алгинат, Рәйлә исемле балалар үстерәләр. Хәзер Рәүфә апа балаларының кадер-хөрмәтендә матур картлык кичерә. Озын гомерле юбилярыбызны ихластан котлыйбыз! Иң изге теләкләр- ныклы саулык, тыныч, бәхетле киләчәк телибез!

Опубликовано 2 July, 2020 - 13:43 пользователем Актанышский музей

Source URL (modified on 02/07/2020 - 13:43):https://tatfrontu.ru/tt/news/ruf-nuri-kyzy-nurieva-90-yashlek-yubileen-karshylyy