Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Рәйхана әби Сәлахованы Ил башлыгы котлады

Рәйхана әби Сәлахованы Ил башлыгы котлады

Корпункт: 
Апастовский

Дәвеш авылында гомер кичереп, бүген Апаста оныгы Ләйсән тәрбиясендә яшәүче Рәйхана әби Сәлахова 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.

Сугыш елларында тракторын да, комбайнын да иярләгән ул. Үгез дә җиккән, тегү дә теккән, озак еллар детдомда эшләгән. 
“Мине онытмаганнар. Сугыш чорында эшләгәннәрем юкка булмаган“, – дип сөенечен дә яшермәде әби. 
Рәйхана әбигә Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова, Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов әбине тәбрик итеп, иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Опубликовано 8 July, 2019 - 16:35 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 08/07/2019 - 16:35):https://tatfrontu.ru/tt/news/ryhana-bi-slahovany-il-bashlygy-kotlady