Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Сахбутдинов Разин Гыйлметдин улына 90 яшь

Сахбутдинов Разин Гыйлметдин улына 90 яшь

Корпункт: 
Сармановский

Разин абый Дүсем авылында туа һәм шунда гомер итә, тыл һәм хезмәт ветераны. Барлык сугыш чоры балалары кебек үк ул да бик яшләй колхозда төрле эшләрдә эшли. 1949 елда “Бакыр тау” колхозына,аннан “Муса Җәлил” колхозында бригадир булып эшли. 1985 елда “Знак Почета” ордены белән бүләкләнә. Лаеклы ялга чыккач 5 ел профсоюз рәисе булып эшли. 1996 елдан Дүсем авылында имам хатыйб вазыйфасын башкара.Тормыш иптәше Рәзинә  апа белән бер малай ике кыз үстерәләр. Балалары югары белемле, тормышта үз урыннарын табып, гаиләләре белән яшиләр.

Опубликовано 6 July, 2020 - 15:01 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 06/07/2020 - 15:01):https://tatfrontu.ru/tt/news/sahbutdinov-razin-gyylmetdin-ulyna-90-yash