Сарманда Бөек Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үттеләр

Бүген Сарманда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үттеләр. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин район халкын Бөек Җиңү көне белән тәбрикләп, иң изге теләкләрен юллады, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде. Бәйрәм сәламе булып, матур җырлар, дәртле биюләр башкарылды. Ветераннар исеменнән Кәүҗияк авылыннан Зиннур Газизов чыгыш ясады. Төрле коллективлар строй белән тантаналы рәвештә уздылар, ретро һәм оешмалар бизәгән машиналар парады булды. Ял паркында урнашкан мемориал комплекста Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәләгенә тере чәчәкләр, тәкыялар салынды, Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Дашгын Гасановның чыгышы тыңланды. Бер минут тынлык игълан ителде, хәрби залп яңгырады. Паркта кыр кухнясы, сәүдә нокталары эшләде, уеннар һәм концерт оештырылды, спорт ярышлары үтте.


