Сарманда интернационал-сугышчыларны искә алу көне үтте
Корпункт:

Бүген Сарманда интернационал-сугышчыларны искә алу көне үтте. Тантанада район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары бүлеге хезмәткәре Ленар Һадиуллин, район әфганчылары берлеге рәисе Эдвард Төхбәтуллин катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Митинг Әфган сугышы ветераннары, аларның якыннары, мәктәп укучылары, аграр көллият студентлары катнашында үтте. Кафеда дәвам иткән очрашуда сугышта катнашканнарга юбилей медальләре тапшырылды, бүләкләр әзерләнгән иде. Табын артында узган бәйрәм җыр-биюләр белән үтте, тыныч тормышка мәдхия булды.