Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Сарманлылар «Өченче яшь» дип исемләнгән Спартакиадада катнаштылар

Сарманлылар «Өченче яшь» дип исемләнгән Спартакиадада катнаштылар

Корпункт: 
Сармановский

22 майда Казан шәһәрендә пенсионерларның «Өченче яшь» дип исемләнгән V Комплекслы республика Спартакиадасының финал этабы узды. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Анда Республиканың авыл районнарыннан – 27, шәһәрләрдән 9 команда 6 спорт төрендә көч сынаштылар. Спартакиадада Сарман районы командасы да актив катнашты. Җәлил бистәсеннән Геннадий Зыков шахмат буенча икенче урынга лаек булды. Аңа диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

http://www.sarman-rt.ru/
Опубликовано 28 May, 2015 - 08:52 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 28/05/2015 - 08:52):https://tatfrontu.ru/tt/news/sarmanlylar-ochenche-yash-dip-isemlngn-spartakiadada-katnashtylar