Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > "Сез сугыш вакытында Ватанны коткардыгыз"

"Сез сугыш вакытында Ватанны коткардыгыз"

Корпункт: 
Сармановский

Сарман районында шигырияткә гашыйк кешеләр өчен Бөек  Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Сез сугыш вакытында Ватанны коткардыгыз" дип исемләнгән бәйге узды. Бәйге Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылган иде. "Җәлил гимназиясе" нең 7 нче сыйныф укучысы Якупов Илназ (җитәкчесе Леонтьева И.И.) үз яше категориясендә "Иң артистик башкару" номинациясендә җиңүче булды. Ул Сергей Островскийның "Легенда"шигырен укыды. Без аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Опубликовано 1 June, 2020 - 15:55 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 01/06/2020 - 15:55):https://tatfrontu.ru/tt/news/sez-sugysh-vakytynda-vatanny-kotkardygyz