Шәмбалыкчы авылыннан сугыш һәм хезмәт ветераны Зиннәт абый Хәйруллинга республикабыз Президентының һәм район башлыгының Котлау Хатлары иреште
“Искиткеч ветераннар” акциясе Бөек Җиңүгә өлеш керткән өлкәннәргә бәйрәм кәефе өләште.
Зиннәт абый Хәйруллин илебез азатлыгы өчен үз-үзен аямыйча көрәшкән шәхес. Мәскәү, Тула, Смоленск, Калуга, Тверь өлкәләрен, Белоруссия һәм Польшаны азат итүдә катнаша. Өченче Балтыйк буе фронты составында Кенигсбергны алуда өлеш кертә.
Бүгенге көндә ветеран Казанда яши. Яз һәм җәй айларында туган авылына кайта. “Искиткеч ветераннар” акциясе кысаларында аңа республикабыз Президенты һәм район башлыгының Котлаулары иреште. Аңа күчтәнәчләрне җирлек җитәкчелеге тапшырды.
“Искиткеч ветераннар” акциясе кысаларында районыбызның сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш толларына ТР Хезмәт министрлыгы аша Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның күчтәнәчләре таратылды. Акциягә район җитәкчелеге дә кушылды.