Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Солдат бабам үткән юллар

Солдат бабам үткән юллар

Корпункт: 
Альметьевский

Кеше тормыш сынауларын үзе  сорап  алмый. Минем  ерак  бабам –әниемнең  бабасы  Нәбиулла  Хәйрулла  улы  Мөхәммәдиев тә зур  сынаулар  аша  узган. Ул  1921 нче  елда туган.Билгеле  булганча, бу  туган  ягыбызда  котокыч  ачлык  хөкем  сөргән  вакыт  була.Язмыш аңа  илтифатлылык  күрсәткән:ниндидер  тылсымлы  көч белән үлемнән  алып  калган.                                 

Бигәш  авылында  җидееллык  мәктәпне  тәмамлаганнан соң хезмәт  юлын  башлый, кичләрен  белем  алуын   дәвам  итә.Кызыл  Армия  сафларында  хезмәт  итү ул  вакытта яшьләрнең  якты  хыялы  була.Нәбиулла армия  хезмәтенә  алына. Күп тә  үтми  сугыш  башлана.

Ул  сугышның  башыннан  алып азагына  кадәр  фронтта  була.Сталинградтан  алып  Европа илләрен  азат итүгә  кадәр юлларны  үтә.Сталинград  сугышында  күрсәткән  батырлыгы  өчен “Батырлык  өчен” медале  белән  бүләкләнә.

Ул ике  тапкыр  авыр  яралана. 1943 елда Харьков  өчен  барган сугышта каты  яраланганннан соң   өч  ай  госпитальдә  дәвалана  һәм  яңадан  фронтка  китә.1944нче елда Одессаны  азат  итү вакытында аңа  яңадан  дошман  пулясы  эләгә. Дәвалана  һәм   тагын  фронтка  китә. Болгарияне,Румынияне,Югославияне,Венгрияне,Австрия һәм  Чехословакияне азат  итүдә  катнаша.Будапештны  азат  итүдә  күрсәткән  батырлыклары  өчен Кызыл  Йолдыз  ордены  белән  бүләкләнә.

Нәбиулла  бабам  бик  тыйнак  кеше  булган. Ул  сугыш  турында   күп  сөйләргә  яратмый, киресенчә, күбрәк    тормышны  ярата  торган, киң  күңелле  кеше  иде, дип  искә  алалар аның  турында.

 

Батталов  Хәким,

Әлмәт  шәһәре

5нче  гимназиянең

5в сыйныфы укучысы

 

Опубликовано 8 December, 2023 - 12:21 пользователем Альметьевский к...

Source URL (modified on 08/12/2023 - 12:21):https://tatfrontu.ru/tt/news/soldat-babam-utkn-yullar