Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Советлар Союзы Герое А.А. Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбендә Ленинград блокадасын өзү көне һәм Холокост корбаннарын искә алу көне

Советлар Союзы Герое А.А. Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбендә Ленинград блокадасын өзү көне һәм Холокост корбаннарын искә алу көне

Корпункт: 
Сармановский

Советлар Союзы Герое А.А. Казаков исемендәге Сарман муниципаль районы Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбенең барлык сыйныфларында да “Ленинград блокадасын өзү көне һәм Холокост корбаннарын искә алу көне” дигән темага сыйныф сәгате узды. Сыйныф сәгате Ленинград блокадасы турында кыска документаль фильмнан башланды. Аннары тарих укытучысы Хәлиуллина Р.Х. Ленинградтагы куркыныч көннәр, шәһәрне азат итү өчен көрәшкән сугышчылар турында сөйләде. Шулай ук балалар Холокостның куркыныч көннәре турында белделәр. Кешелеккә каршы җинаятьләр турында презентация күрсәтелде.

Опубликовано 3 February, 2021 - 15:08 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 03/02/2021 - 15:08):https://tatfrontu.ru/tt/news/sovetlar-soyuzy-geroe-aa-kazakov-isemendge-aleksandrovka-top-gomumi-belem-biru-mktbend