Сугыш чоры баласы Әминә Хәйруллина

Түбән Бәрәскә авылы кызы ул. 95 ел гомере шушы туган авылында, сокланып туймаслык тугайлы болыннарында уйнап, челтерәп аккан чишмәләренең шифалы суларын эчеп, балыклы күлләре, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре буйлап йөреп, басуларында хезмәт куеп узган. Шөкер, матур яшәлгән, бүгенге көндә урыны түрдән Әминә әбекәйнең. Улы Илдус белән килене Гөлсинә тәрбиясендә, оныклар һәм оныкчыклар бәхетен татып, түр башында утыра ул.
...1956 елда шушы йортка килен булып килә ул. Авылдашы Мөхәммәтҗан белән гаилә корып, өч ир малайга гомер бүләк итәләр. Әмма ир куенында 18 ел гына яшәп кала ул. Тормыш иптәше 46 яшендә үлеп китә. Ана кеше өчен дөньядагы иң ачы хәсрәт – үзең исән чакта балаңны кабергә илтеп кую. Кызганычка каршы, Әминә әбине бу хәсрәт тә читләп үтми. 35 яшендә җир җимертеп гомер иткән олы улы Юнис үлеп китә. Бу ачы хәсрәтне дә зур сабырлык белән үтә ул. Язмыш сынауларына бирешми, улы Илдус белән килене Гөлсинә тәрбиясендә, балаларына терәк булып төп йортта гомер итә.
– Әни безнең зур ярдәмчебез булды инде. Улларымны үстерергә булышты. Ник бер зарлансын. Аллаһка шөкер, тату гомер кичердек, Әни һәм кыз кебек яшәдек, – диде килене Гөлсинә ханым да. Килендәшләре, килгән кунаклар да аның сүзен җөпләп:
– Бу йортта һәрвакыт тынлык булды. Кайчан гына килеп керсәң дә, ачык йөз белән каршы алалар. Бөтенесе бердәм, синеке, минеке юк, – диделәр. Килен кайнана туфрагыннан ярала, диләр. Киленнәре дә үзенә охшап килгән аның.
Ә төп йортка килгәндә, биредә бервакытта да кеше өзелми. Кендек каны тамган изге туфрак, төп нигез – ул буыннар чылбырын бәйләп торучы, әби-бабайларыбызның гореф-гадәтләрен киләсе буынга җиткерүче җылы оя. Гөлсинә белән Илдус Хәйруллиннар әлеге җылы оя учагын сүндерми, аны саклап яшиләр.
Шунысы кызык, Әминә апаның өч улы бар. Өч килене дә үзе кебек уллар таба. Ә менә оныкларының хатыннары Хәйруллиннар нәселенә кызлар да бүләк итәләр.
Хәйруллиннар Түбән Бәрәскә авылында үрнәк нәселнең берсе. Тырышлар, хезмәт сөючәннәр, ачык күңеллеләр. Шунысы бәхәссез, тату гаилә – бәхетле гаилә, диләр. Хак сүзләр, бары бер-береңне хөрмәтләү, кадерен белү генә гаиләне бердәм һәм бөтен итә. Ә татулык, әлбәттә, бәхеткә юл яра. Хәйруллиннар нәселенең кайсы гаиләсен генә алсаң да, нәсел дәвамчылары – Әминә әбинең оныклары, аның йөзенә кызыллык китермиләр, гореф-гадәтләрне саклап, тату, бердәм булып гомер итәләр.
